Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республикада Украина сугышыннан кайтучылар саны 3,1 меңгә җитүен хәбәр итте. Республика башлыгы сүзләренчә, "бу сан артачак, аларны тернәкләндерү, моның өчен кирәкле инфраструктур булдыру бурычы тора" диде".
— Икенче юнәлеш – эшкә урнаштыру. Кайткан һәркемгә карата игътибарлы һәм сизгер булу мөһим, — дип китерә Хәбиров сүзләрен РБК Уфа.
Ул шулай ук сугыштан кайтучыларны идарә эшенә җәлеп итү кирәклеген әйтте — моңа кадәр андый бурычны Русия президенты Владимир Путин куйган иде.
Хәбиров сүзләренчә, республикада Русиянең Украинага басып керүендә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүнең 54 чарасы каралган. Республика башлыгы бу юнәлештәге эшне "бюрократиясез", "җанлы һәм компетентлы" рәвештә алып барырга кирәк дип саный.
Соңгы өч айда сугыштан кайткан башкортстанлылар саны якынча 700 кешегә арткан. Сентябрь урталарында республика хөкүмәте вице-премьеры Руслан Хәбибов Башкортстанга хезмәттән азат ителгән 2,4 мең Русиянең Украина сугышыннан кайтуын сөйләгән иде.
Күптән түгел Радий Хәбиров үзенең фәрманы белән Украина сугышына контракт төзү өчен бер тапкыр бирелә торган түләү күләмен ике тапкыр – бер миллионнан 500 мең сумга кадәр – киметте. Үзгәрешләр 2025 елның беренче декабреннән контракт төзүчеләргә кагыла.
Ноябрьдә билгеле булганча, Башкортстан хакимияте 2026 елда Украинага каршы сугышта катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә 24,5 миллиард сум бүлеп бирергә җыена. "Коммерсантъ-Уфа" мәгълүматларына күрә, киләсе елга республика бюджеты контракт өчен түләүләр суммасын 14,8 миллиардтан 13,6 миллиардка кадәр киметеп планлаштыра.
Башкортстан Идел буе төбәкләре арасында да, гомумән, Русия буенча да Украинадагы сугышта һәлак булучылар саны буенча лидер булып кала. Азатлык Радиосы хисапларына күрә сугыш башыннан республиканың ким дигәндә 8 257 кешесе һәлак булган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!